Укыту бәясенең 90% ы дәүләт тарафыннан финанслана. Хәзер өч юнәлеш буенча курсларга алдан язылу бара: пилотсыз авиация системаларын җитештерү, эксплуатацияләү, эшләү.
Федераль проект планы нигезендә, быел 5 000 граждан пилотсыз авиация системалары өлкәсендә программалар буенча белем алачак, 2030 елга кадәр барлыгы 65 000 граждан белем алыр дип планлаштырыла.
Программа форматы сайланган белем бирү траекториясенә бәйле булачак һәм БАС тармагы компанияләрендә гамәли әзерлекне үз эченә алачак.
Укыту башлануы турында белү өчен гаризаны калдырырга: stc.innopolis.university