2024 елның 10 июнендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «Укытучы, гаилә, җәмгыять» Бөтенроссия педагогика җыенының XVII съезды кысасында «Мәктәп туклануы: агромәктәпләр продукциясе, яңа модельләр һәм ата-аналар контроле» темасына түгәрәк өстәл узды. Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештырды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үзенең мәктәп туклануын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп туклануын оештыру даирәсе җитди үзгәрешләр кичерә, алар, барыннан да элек, кече мәктәп укучыларын мәҗбүри кайнар ризык белән тәэмин итү һәм аның сыйфатын мониторинглау зарурлыгы белән бәйле. Министрлык мәктәпләрдә туклану сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән проектлар белән таныштырды. Мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм аларны җиһазлау буенча республика программасына аерым игътибар бирелде.
Түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук укучыларның туклануын мониторинглауның федераль үзәге җитәкчесе Валентина Иванова чыгыш ясады. Валентина Николаевна мәктәп туклануы мәсьәләләрен федераль дәрәҗәдә хәл итүчеләрнең берсе.
Чарада илнең барлык төбәкләреннән, шулай ук Үзбәкстан республикасыннан мәктәп туклануы өлкәсендә экспертлар катнашты. Съезд эшендә сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф министры С.С.Кравцов, Федерация Советы Рәисе урынбасары И.Ю.Святенко, М.В.Ломоносов исемендәге МДУ ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы В.А.Садовничий чыгыш ясады.