Бу хакта журналистларга РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков Казанда мәгариф министрлары ның "Киләчәкне формалаштырып" II Халыкара форумында белдерде.
Фальков әйтүенчә, узган ел Каһирәдә Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Казан федераль университеты филиаллары ачылды. "Хәзер тагын берничә филиалны ачу турында фикер алышалар", - диде ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы, В.Г.Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты Дубайда филиал ача, дип өстәде. Моннан тыш, Абу-Дабида Россия университетын ачу эше алып барыла.