Кырымда "Сәләт - Ак Барс" яшьләр үзәгендә Луганск халык республикасыннан сәләтле балалар өчен җәйге профильле смена тәмамланды. Сәламәтләндерү сменасында катнашучылар ГТО комплексы нормативларын тапшырдылар. Яшүсмерләрне спорт сынауларына Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова әзерләде.
"Смена тәмамланды. Анда Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежный балалары катнашты. Балалар бик күп хис-кичерешләр алды. Яңа дуслар таптылар. Спорт сынауларында 143 кеше катнашты. Кышкы һәм җәйге чаралар нәтиҗәләре буенча ГТО значокларын 99 кешегә тапшырдылар», - дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Ольга Павлова.
Моннан тыш, комплексның нормативларын кышын ук тапшырган сменада катнашучылар, ә хәзер ГТО нормаларын тапшырган инструкторлар һәм тренерларга: София Пятых, Николай Лозяк, Дарья Фролова, Валерия Горохова, Давид Моисеев, Максим Жувака инструктор исеме алдылар.