Мәгариф министрлары форумында креатив һөнәрләр буенча эшче төркем булдырылды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

“Киләчәк формалаштырып” Халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучылар креатив һөнәрләр буенча эшяе төркеме, мәгариф өлкәсендә ясалма интеллект куллану һәм инженерлык мәктәпләре булдыру турында декларация имзалады. Имзалау тантанасы форумның икенче көнендә узды.

Эшче төркем халыкара хезмәттәшлек һәм креатив һөнәрләр, ясалма интеллект һәм инженерлык белеме өлкәләрендә милли тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен формалаштырылган. Мондый хезмәттәшлек эшче төркемдә катнашучы илләрдә яшәүчеләргә сыйфатлы белем алу һәм белем бирү нәтиҗәләрен яхшырту мөмкинлекләрен бирергә тиеш.

Документка Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, шулай ук 20 дәүләт делегациясе җитәкчеләре, шул исәптән Венесуэла, Нигер, Доминикан, Куба, Лаос, Гамбия, Уганда, Зимбабве һәм башкалар имзаларын куйды. Кызыксынган илләр декларациягә берничә ай дәвамында кушыла алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International