«Белем. Фән» мәгърифәтчелек проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Проект «Белем» җәмгыяте тарафыннан оештырыла һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

«Белем. Фән» проекты кысаларында Россиянең әйдәп баручы галимнәре һәм аларның яшь коллегалары гади һәм аңлаешлы тел белән укучыларны Россия казанышлары белән таныштыра, шулай ук физика, химия, биология һәм башка фәннәр өлкәсендәге кызыклы фактлар турында сөйли. Кыска чыгышлар интерактив лекцияләр, мастер-класслар, фәнни дебатлар, иммерсив шоулар һәм VR-озату кулланып лабораториядә экскурсияләр форматларында уздырыла.

Барлык теләүчеләр өчен лекцияләр Курган, Чиләбе, Ростов-на-Дону, Симферополь, Пятигорск, Владикавказ, Саратов һәм башка шәһәрләрдә узачак. Расписание белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Шулай ук лекторларны балаларны савыктыру лагерьларында чыгыш ясарга чакырырга мөмкин. Моның өчен "Знание.Каникулы" сайтында гариза калдырырга яки үз төбәгендәге "Знание" Россия җәмгыятенең филиалы директорына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гаризаны «Белем» Россия җәмгыяте сайтында 15 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International