Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән очрашты. Чара «Классные встречи» бөтенроссия проекты кысаларында узды. Укучылар парламент җитәкчесе белән аралаша һәм гаиләләргә, традицияләргә, эшләргә кагылышлы сораулар бирә алдылар.
Мөхәммәтшин яшьләргә үзенең хезмәт юлы турында сөйләде , 45 яшендә эше буенча аңа татар телен өйрәнергә туры килүен әйтте. Гаиләдәге традицияләр турындагы сорауга җавап бирде.
Укучылар шулай ук сәясәтче өчен нинди сыйфатлар мөһим булуы белән кызыксынды. Парламент башлыгы фикеренчә, үз алдыңда һәм башкалар алдында намуслы булырга кирәк.