Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногмановага "Дуслык" ордены тапшырылды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогия фәннәре докторы Людмила Николаевна Ногманованы, югары бүләк - "Дуслык" ордены белән котлыйбыз!

Людмила Николаевна бөтен гомерен мәгариф өлкәсенә багышлады: Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң физика укытучысы, УВР буенча директор урынбасары, республика мәктәпләре һәм техникумы директоры булып эшләде. 1997 елда аспирантураны, 2011 елда докторантураны уңышлы тәмамлый. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында мәгариф министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе вазыйфасын биләде. 2018 елдан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтын җитәкли..

Людмила Николаевна Ногманова мәгарифне үстерү өлкәсендә эксперт-аналитик эшчәнлектә актив катнаша. Ул Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә уздырыла торган төрле һөнәри конкурсларның даими эксперты («Ел укытучысы», «Татарстан Республикасы өчен илле инновацион идея», «Укытучының әхлакый батырлыгы өчен» һ.б.). 2020 елдан Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе киңәшчесе.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге Ногмановның Татарстан Республикасы мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешен югары бәяли. Людмила Николаевна «Татарстан Республикасы Атказанган мәктәп укытучысы», «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, «Халык мәгарифе отличнигы» значогы, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International