20 июньнән һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итү кампаниясе башлана. Ул 15 августта тәмамланачак. Иҗади сәләтләрне күрсәтүне таләп итүче белгечлекләргә гаризалар 10 августка кадәр кабул ителәчәк.
2024-2025 уку елында республика ссузларында 16 000 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
2024 елның кабул итү кампаниясенең яңалыгы булып, аттестатларда күрсәтелгән белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә, максатчан укуы турындагы шартнамәнең булуына карамастан, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар һәм аларның балаларына көллиятләргә һәм техникумнарга укырга беренче чиратта керү хокукы тора.