Татарстан Республикасы "Мин - профессионал" җиденче сезоны дипломантлары саны буенча төп унлыкка керде

2024 елның 14 июне, җомга

«Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе булган «Мин - профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының җиденче сезонына йомгак ясалды . VII сезон дипломантлары 3 872 булса, шуларның 87 се Татарстан Республикасы университетлары студентлары. Олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

“Мин - профессионал” олимпиадасының җиденче сезоны 73 юнәлеш буенча узды: робототехникадан алып проектлар белән стратегик идарә итүгә кадәр, креатив индустрияләрдән алып фотоникларга кадәр. Йомгаклау этабына кертелгән 32 мең катнашучы иң яхшы нәтиҗәләргә иреште: 3 872 дипломант статусы алынды, шуларның 1 271 җиңүче, 2 037 призер, шулай ук 143 алтын, 179 көмеш һәм 242 бронза медаль яуладылар.

Олимпиада 35 әйдәп баручы югары уку йортлары һәм Россиянең 600дән артык алдынгы эш бирүчеләре белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Дипломант статусын алган иң яхшы олимпиадада катнашучылар мәгарифнең киләсе баскычына илнең әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә ташламалар алачак, иң эре профильле компанияләрдә стажировка узарга, ә алтын, көмеш һәм бронза медаль алучылар өчен 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International