Казанның Совет районында төзелә торган "Весна-2" торак комплексында 1501 нче урынга исәпләнгән мәктәп 74,6% ка әзер. Хәзер объектта свай кертү, беренче һәм икенче катлар өчен плитәләр салу, тәрәзә монтажлау эшләре тулысынча башкарылган. Бригадалар эчке инженерлык челтәрләрен түшиләр, вентиляция системасын да төзеп бетергәннәр диярлек. Шулай ук бинаның түбәсендә һәм фасадында эш ахырына якынлаша, ишекләр, сантехника һәм электр җиһазлары куелган.
Мәгариф учреждениесе территориясендә төзекләндерү эшләрен төгәллисе генә калган. Әлегә ул 14%ка үтәлгән. Моннан тыш, электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен үткәрүне дәвам итәләр.
Объектны августта тапшыру планлаштырыла.