Ата-аналар комитетларының “Дустанә сыйныф серләре” республика конкурсы финалистлары Кырымның көньяк ярындагы Фороска “Ак Барс” сәламәтләндерү комплексына ялга китте.
Ата-аналар комитетларының республика конкурсы 2016 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф ата-аналар комитетлары арасында мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының мәктәп укучыларын тәрбияләүдә үзара мөнәсәбәтләренең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Ярты ел дәвамында ата-аналар һәм балалар бергәләп конкурска әзерләнделәр һәм мәктәп, муниципаль, зона этапларын, ярымфиналларны һәм финалны лаеклы үттеләр, анда “Бөек сугыш - бөек Җиңү” дип аталган визит карточкасын күрсәттеләр.