РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломга кушымтада студентның уку вакытында алган өстәмә квалификацияләрне күрсәтергә тәкъдим итә. Бу хакта ТАССка РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев хәбәр итте.
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр иткәнчә, киләчәктә югары белем турындагы дипломга кушымтаны эш бирүчегә файдалы мәгълүмат күбрәк булсын өчен киңәйтү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта дипломга кушымта укыган предметлар исемлеген, һәркайсына бирелгән сәгатьләр санын һәм зачетлар, имтиханнар, курс һәм диплом эшләре нәтиҗәләрен бәяләүне үз эченә ала. Анда шулай ук укыту һәм җитештерү практикасы турында мәгълүмат бар.