«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында рәсем ясау буенча инклюзив мастер-класс узачак. Пленарга 21 июньдә 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге ишетү сәләте зарарланган казанлылар кушылырга мөмкин.
Шәһәрнең архитектура-дизайнерлык мәктәбе укытучысы кәгазьдә рәсем ясау нигезләрен күрсәтә. Дәрес барышында катнашучылар тиз арада рәсем ясарга өйрәнәчәкләр, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын да сурәтләячәкләр.
Мастер-класста катнашу өчен 7(967)461-31-25 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Башлана - 11:00 сәгатьтә.