Казанның биш укучысы берьюлы ике фән буенча БДИны иң күп баллга тапшырды. Бүгенгә туган тел һәм рус теле, математика, әдәбият, химия, география буенча аттестация нәтиҗәләре билгеле.
Ике имтиханда 200 баллны 5 укучы алды. Тагын 43 укучы математика, рус һәм туган тел буенча 100 баллга имтихан язганнар.
Хәзерге вакытта БДИда барлыгы 106 казан укучысы югары балл алды, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсендә.