Ставропольдә «Россия студентлар язы» III Бөтенроссия фестивале тәмамланды. Гомуми зачетта Татарстан 1 урынны һәм региональ программада 3 урынны алды. Фестивальдә Россиянең 70 төбәгеннән 2000 студент катнашты. Татарстан Республикасыннан 14 ссузтан 89 студент катнашты. Делегация үзен 10 юнәлештә күрсәтте - "Театраль", "Вокаль", "Инструменталь", "Арт", "Медиа", "Видео", "Региональ программа", "Оригиналь жанр", "Мода", "Бию".
«Татарстан ссузларында 90 меңнән артык студент белем ала. Фестиваль аларның иҗади үсешенә ярдәм итә. Ел саен Татарстан студентлары фестивальгә ныклап әзерләнә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу һәр студентның, остазларның, уку йортларының җиңүе”, - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков.
Проект Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), Саратов өлкәсе Хөкүмәте һәм «Россия Яшьләр берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.