БДИ нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак?

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларыннан күпсанлы сораулар килә. Физика, җәмгыять белеме, информатика буенча БДИ нәтиҗәләре рәсми рәвештә 19 июньдә расланачак, ә 2024 елның 20 июнендә игълан ителәчәк.

Куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляция 21 һәм 24 июньдә кабул ителәчәк. Апелляция комиссиясе утырышы 2024 елның 27 июнендә узачак.

БДИ нәтиҗәләрен бирү графигы (соңгы колонка)

https://obrnadzor.gov.ru/wp-content/uploads/2024/05/grafik-obrabotki-ekzamenaczionnyh-rabot-osnovnogo-perioda-gia-11.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International