Быел 20 июньдә “Профессионалитет” федераль проекты буенча көллият һәм техникумнарда кабул итү кампаниясе башлана. Проект кысаларында
Укучыларны заманча җиһазланган 1200дән артык көллият кабул
итәчәк. Студентлар эш бирүчеләр белән берлектә эшләнгән укыту
программалары узачак, кирәкле белгечлекләр үзләштереләчәк, җитештерүдә
эш тәҗрибәсе алачак, шулай ук аларга илнең әйдәп баручы тармак
компанияләренә эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтеләчәк.
“Профессионалитет” федераль программасында 1200дән артык көллият һәм
илнең 79 төбәгендә 1600дән артык терәк предприятие-эш бирүче катнаша.
Машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, җиңел һәм ягулык-
энергетика сәнәгате, химия, атом, фармацевтика, электр техникасы
тармаклары, мәгълүмат технологияләре, радиоэлектроника, төзелеш һәм
транспорт һ.б. тармаклар буенча кластерлар булдырылды.
«Профессионалитет» федераль проектында катнашучы
көллиятләр һәм компанияләр турында тулырак мәгълүматны https://япроф.рф
сайтында белергә мөмкин.