БДИ ахырына якынлаша

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

 Физика, информатика һәм җәмгыять белеме буенча имтихан эшләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 100 баллы нәтиҗә алучылар 299 га җиткән: җәмгыять белеме буенча 100 баллга 2 укучы (2023 елда - 2), 20 укучы - физика буенча (2023 елда - 3), 6 укучы - информатика буенча (2023 елда - 22).

  273 чыгарылыш сыйныф укучысы берәр предметтан  100 балл алган.  

13 укучы ике фән буенча 200 балл алды, шул исәптән:  профильле дәрәҗәдәге математика һәм информатика буенча  Аетдинов Ильяс (Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе), Шамазов Камил (Казан шәһәренең Яңа Савин районы А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе) 200 балл җыйдылар.

Профильле дәрәҗәдәге математика һәм физика буенча 200 балл җыйдылар-

Тимур Кагарманов (КНИТУ-КАИ инженер лицей-интернаты),

Шакиров Рамил (Н.И. Лобачевский исемендәге лицей).

Укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны искиткеч нәтиҗәләр  белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International