Татарстан Республикасында 2024 елның 20 июненнән Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында кабул итү кампаниясе старт ала. "Профессионалитет" - төбәкнең алдынгы предприятиесендә югары квалификацияле белгеч булырга мөмкинлек бирәчәк техникумнарда һәм көллиятләрдә белем бирү программасы.
Белгечләрне әзерләү мәгариф-җитештерү үзәкләре (кластерлар) һәм урта
һөнәри белем бирү мәгариф үзәкләре (кластерлар) базасында гамәлгә
ашырылачак.
2022 елда «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында «Машина төзелеше» тармагында беренчеләрдән булып үз ишекләрен Алабуга политехник өллияте базасында белем бирү-җитештерү үзәге (кластеры) ачты.
2023 елда "Профессионалитет" федераль проектының кабул итү кампаниясе
тагын 6 кластерда узды:
Чаллы политехника көллияте;
Әлмәт политехника техникумы;
Кукмара аграр көллияте;
Халыкара сервис көллияте;
Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы;
Чаллы технология техникумы.
Агымдагы елда Татарстан Республикасында кластерлар саны 14 кә кадәр
артты, димәк, 2024 елда конкурс буенча сайлап алынган 7 мәгариф
оешмасында «Профессионалитет» федераль проектының кабул итү
кампаниясе узачак. Кабул итү кампаниясендә "Профессионалитет" федераль проекты
амбассадорлары командалары актив катнашачак.
Уку йортлары документларны 2024 елның 20 июненнән 15 августына кадәр
кабул итә башлый.
Абитуриентлар өчен "Профессионалитет" проекты турында төп мәгълүматны
үз эченә алган япроф.рф платформасы эшли.