Институтка онлайн. 2024 елның 20 июнендә югары уку йортларына керү кампаниясе башлана

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Югары уку йортларына документларны «Дәүләт хезмәте» порталы аша бирергә мөмкин: «Вузга онлайн  укырга керү» суперсервисы абитуриентларга компьютердан яисә телефоннан дистанцион рәвештә ,  кабул итү комиссиясенәкилеп тормыйча гына укырга керергә  мөмкинлек бирә. Бу бигрәк тә башка шәһәргә керергә планлаштыручылар өчен уңайлы. «Дәүләт хезмәтләре» югары уку йортларына гариза бирү,  югары уку йортларына кабул итү кампаниясе белән бергә бер үк вакытта - 20 июньдә старт ала.

«Цифрлы икътисад»  илкүләм проекты шулай ук тиз үсә торган IT-тармак өчен кадрлар әзерләүнең өстенлекле бурычын куя. Проект буенча илдә "цифрлы кафедралар" ачыла, алар студентларга илнең 119 югары уку йортында төп укыту белән параллель рәвештә өстәмә IT-квалификация алырга мөмкинлек бирә.

Үәзер үк студентлар сыйфатлы белем алу гына түгел, югары уку йортын тәмамлауны да көтмичә, тикшеренүләрдә дә катнаша ала. Бу "Фән һәм университетлар" илкүләм проектының "Приоритет-2030" стратегик академик лидерлыгы программасы ярдәмендә мөмкин булды, аның буенча югары уку йортларына үсеш программасын тормышка ашыруга грантлар бүлеп бирелә. 2024 елда грант алучылар Россия Федерациясенең 50 субъектыннан 118 югары уку йорты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International