Татарстанның өч югары уку йорты, Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты, 2023 ел нәтиҗәләре буенча RAEX ("РАЭКС-Аналитика") агентлыгы тарафыннан төзелгән топ-100 Россия югары уку йорты арасына керделәр.
Аерым алганда, КФУ 20 нче урында. Казан университеты белем бирү эшчәнлеге буенча 23 нче позициядә калды, чыгарылыш укучыларына ихтыяҗ буенча - 25 нче, ә менә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча - 12 нче урында.
Казан медицина университеты 44 нче булды. Белем бирү эшчәнлеге буенча әлеге югары уку йорты 46 нчы позициягә эләккән, чыгарылыш укучыларының ихтыяҗы буенча - 44 нче, ә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча - 74 нче позициядә.
КНИТУ-КХТИ рейтингта 74 нче урында урнашкан. Ул белем бирү эшчәнлеге буенча 68 нче нәтиҗә күрсәтте, чыгарылыш укучыларына ихтыяҗ буенча 105 һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча 52 нче.
Рейтингны әзерләгәндә RAEX белгечләре статистик күрсәткечләрне, шулай ук 130 меңнән артык респондент: академик һәм фәнни даирәләр вәкилләре, студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, эш бирүчеләрдән сораштыру нәтиҗәләрен кулланган.