Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ЛХР ның Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләреннән Алабугага укырга килгән балаларга аттестатлар тапшырды.
Бәйрәм чарасы университет мәйданында чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион вальс ы белән башланды.
Аннары барысы да актлар залына юнәлделәр, анда аларны турыдан-туры видеоэлемтә аша Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.
Чыгарылыш көнен бәйрәм итәр алдыннан, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, бу истәлекле вакыйгада катнашу өчен, Луганск Халык Республикасыннан килделәр.
Аттестатлар белән бергә һәр чыгарылыш сыйныф укучысы уникаль чыгарылыш фотоальбомы һәм КФУның Алабуга институты директоры кулыннан өстәмә белем алу турында сертификат алдылар.