Унбер предметның сигезе буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.
Яр Чаллыда 62 укучы берәр предмет буенча имтиханны 100 баллга тапшырган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый нәтиҗәләргә укучылар укытучылар ярдәме белән ирешәләр. Укучылар үзләренең укытучыларына фидакарь хезмәтләре, гамәли тәҗрибәләре, һөнәри осталыклары, алар балаларга тапшыра торган белемнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.