Россиянең 37 югары уку йортында кабул итү кампаниясе башлана

2024 елның 21 июне, җомга

20 июньдә Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы педагогик вузларга кабул итү кампаниясе башлана. Педагогик юнәлешләр буенча кабул итүнең контроль саннары күләме 2024 елда 35,8 меңнән артык бюджет урыны тәшкил итте. Луганск һәм Донецк халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә урнашкан педагогик югары уку йортларына әлеге белгечлек буенча 2024/25 уку елына 2830 урын бирелгән.

2024 елда укырга керү өчен документлар тапшыру форматы үзгәрмәгән, аларны берничә ысул белән бирергә мөмкин: махсус, почта , югары белем бирү оешмалары сайтлары , шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» аша.

Максатчан кабул итү кысаларында мөмкинлекләр үсә. Бу елның максатчан урыннарга керергә теләүче абитуриентлары "Россиядә эш" бердәм цифрлы платформасы аша гариза бирә ала. Хәзер балаларны максатчан укуга чакыра торган оешмалар һәм предприятиеләр анда тиешле килешүләр төзү турында тәкъдимнәр һәм кандидатларга таләпләр урнаштырырга тиеш.

Быел шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән булган балалар өчен аерым квота саклана - урыннарның гомуми саныннан кимендә 10%.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International