Казан, Яр Чаллы һәм Биектауда мәктәпләр төзүгә 1,3 млрд сумнан артык акча тотылачак. Белем бирү учреждениеләренең һәркайсы 1224 урынга исәпләнгән, дип аңлашыла дәүләт сатып алулары порталындагы документлардан.
Казанда объектлар М-14 микрорайонында һәм Родина урамында, Яр Чаллыда - 65 нче микрорайонда урнашкан. Өч объект буенча контрактларның бәясе бертөрле - 369 340 741 сум, Чаллыда эшләр 200 544 815 сумга төшәчәк.
Акчалар республика һәм федераль бюджетлардан бүленә, заказчы Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.