Цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык дәресе «Адымнар - Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында узды. «Игъланнар урнаштыру кагыйдәләре. Имин сатып алулар” темасына дәресне ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы Гадел Сафин үткәрде.
Укучыларга мәгълүмати куркынычсызлык, интернет-киңлектә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, контентны фильтрлау һәм социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Игъланнар урнаштыру өчен интернет-сервисларга аерым игътибар бирелде. Актив фикер алышу барышында нәтиҗәләр ясадылар һәм интернет-куркынычсызлык формуласын чыгардылар, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы.
Киберкуркынычсызлык буенча дәресләр "Цифрлы ликбез" агарту проекты кысаларында уза.