Хәзерге вакытта Татарстанда 278 мең инвалид яши, бу республика халкының 7 % ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк идарәсе үзәге оештырган туры эфирда хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, Татарстан 2019 елдан менталь сәламәтлек буенча Идел буе федераль округы проектында, шулай ук "Ранняя помощь" проектында катнаша.
Зарипова билгеләп үткәнчә, баланың үсешендә тайпылышлар никадәр иртәрәк ачыкланса, аның реабилитациясе дә уңышлы уза. Шуңа күрә ата-аналарның нәниләрне вакытында төрле белгечләргә: педиатрларга, логопедларга, неврологларга һәм башкаларга күрсәтүе мөһим.