Россия югары уку йортлары абитуриентлар җыя башлый. Керү кагыйдәләрендә нинди яңалыклар булачак

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

20 июньдә, Россия югары уку йортлары абитуриентлардан документлар кабул итә башлый. Бу элеккечә бакалавриат программалары буенча. Әмма алты университетта югары белем бирүнең яңа системасына күчү буенча сынау проекты дәвам итәчәк. Анда "бакалавриат" төшенчәсе булмаячак, ә белем дәрәҗәсе "югары" һәм "махсуслаштырылган югары" (магистратура аналогы) белән бүленәчәк.

2026 елдан яңа система тулы көченә эшли башлаячак: аңа меңнән артык Россия югары уку йорты күчәчәк. Бүген моның өчен 180 яңа белем бирү программасы эшләнгән.

Әмма әлегә игътибар үзәгендә - хәзерге абитуриентлар. Алар өчен югары уку йортларына (2024/2025 уку елына) 620 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, шуларның 28,5 меңе - яңа төбәкләр өчен.

Бүген топта нәрсә? Менә инде ничә ел дәүләт өстенлегендә - инженер кадрларын, медикларны һәм педагогларны әзерләү. Бу юнәлешләргә иң күп урын бирелгән.

Бу җәйдә кабул итү комиссияләренә документлар бирүнең берничә ысулы саклана: югары уку йортының рәсми сайты , "Дәүләт хезмәте" порталында "Онлайн вузга керү" сервисы , почта аша яисә шәхсән югары уку йортының кабул итү комиссиясендә.

2024 елда БДИга өстәмә баллар алырга мөмкин булган шәхси казанышлар исемлеге тулыландырылды.

Хәзер аңа мәктәп тәмамлану турында алтын гына түгел, көмеш медаль дә, шулай ук Россия чемпионы һәм Россия кубогы иясе статусы, хәрби чакырылыш, контракт яки мобилизация буенча хәрби хезмәт узу факты, ирекле формированиеләрдә булу керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International