Президиум утырышы эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан вузларының һәм ссузларының башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары вәкилләре катнашты.
ВКС режимында очрашуда катнашучыларга Россия Бәйсез Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул Татарстанда яшьләр белән профсоюз эшен югары бәяләде һәм тулаем Россиядә студентлар профкомнары эшчәнлегендә төп проблемаларны билгеләде.
Стипендияләр темасын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы урынбасары Рамил Хәйруллин да күтәрде. Ул вуз һәм ссуз студентларының хәзерге академик һәм социаль стипендияләренең түбән дәрәҗәдә булуын билгеләде, аларны СССР чорлары стипендиясеннән чагыштырды. Ул вакытта "стип" ил буенча уртача хезмәт хакының өчтән беренә тигез иде.