Беренче тур барышында укытучылар, үзләренең педагогик эрудициясен, коммуникатив компетенцияләрен, хезмәт (технологияләр) һәм экология буенча белемнәрен тикшереп, тест биремнәрен үтәделәр.
Икенче тур 9-22 сентябрьдә узачак. Анда катнашырга чакырылган педагоглар исемлеге рәсми сайтта бастырылган.
Быел ярышларда катнашу өчен 9,2 меңнән артык кеше гариза биргән. Олимпиада һөнәри күнекмәләрне үстерүгә, табигый-фәнни предметларны һәм «Технология» предметлы өлкәсен укыту дәрәҗәсен камилләштерүгә, шулай ук иң яхшы педагогик тәҗрибәне ачыклауга юнәлтелгән.
Бөтенроссия олимпиадасының оештыручысы һәм операторы Россия Мәгариф министрлыгының агарту инициативалары үзәге . Олимпиада партнеры - Россия экология операторы.