Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньдә «Татнефть Арена»да узачак

2024 елның 25 июне, сишәмбе

28 июньдә “Татнефть Арена” спорт сараенда гомумшәһәр чыгарылыш бәйрәме узачак. Мәйданчык шәһәрнең 200 гомуми белем бирү учреждениесеннән 6 меңгә якын укучыны берләштерәчәк. Хедлайнер җырчы Анет Сай булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетта балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы чаралар уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты.

Алия Заһидуллина “Татнефть Арена”дагы концертның истәлекле өлеше үз укучыларын олы тормышка озатучы 15 сыйныф җитәкчесенең хор белән чыгыш ясавы булачак, дип өстәде. Алар Леонид Агутинның "На сиреневой Луне" җырын башкарачак, ә аннары укучылары белән вальс әйләнәчәкләр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International