Утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Татарстан Республикасы Иминлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире, Татарстан Республикасында террорга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев һәм башкалар катнашты.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балигъ булмаган яшүсмерләрнең 2024 елның 5 аенда кылынган җинаятьләр статистикасына анализ.
2. 2024 елның 5 аенда балигъ булмаган яшүсмерләрнең җинаятьләр кылу һәм аеруча авыр җинаятьләр кылу фактлары буенча муниципаль районнарны тыңлау.
Утырыш тәмамлангач, балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметү өчен беркетмә проектына тиешле карарлар кабул ителде.