Татарстан Республикасының иң яшь кешесенең эше Россия турында «Дөньяга үз Ватаның турында сөйлә» VI Халыкара конкурсының иң яхшы 175 эш исемлегенә керде. Бүләкләү тантанасы 2024 елның июнендә Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Знание» Россия җәмгыяте лекториясендә узды.
Быел Татарстан Республикасыннан 126 эш алынды, шуларның 1се «Россия турында иң яхшы 175 эш» исемлегенә керде. Бу Әгерҗе шәһәреннән 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Бәшәрова Сөмбел эше. Сөмбел үзенең эшендә туган шәһәренең тимер юлчылар тарихы турында сөйләде.
Татарстан Республикасыннан катнашучылар үз видеороликларында һәм текст-презентацияләрендә республика тарихы, аның традицияләре, истәлекле һәм кызыклы урыннары турында сөйләделәр.