Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Спикер, агымдагы елда, укытуга кабул итүнең түбәндәге нигезләре буенча аерым конкурслар уздырыла: бюджет урыннарына кабул итү; инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар өчен махсус квота кысаларында укырга кабул итү; максатчан укуга кабул итү квотасы буенча укырга керү; аерым квота кысаларында абул итү.
Әлеге квота югары уку йорты тарафыннан бюджет урыннарының гомуми күләменнән кимендә 10% күләмендә билгеләнә. Аерым квота чикләрендә гариплек яки авыру алган хәрби хезмәткәрләрнең балаларын укытуга кабул итү сынауларсыз башкарыла.