Профессиональ осталык буенча чемпионат хәрәкәтендә катнашучылар, үз осталыкларын күрсәтү өчен, Кытайга киттеләр.
Бу көннәрдә КХРда «Один пояс – один путь» халыкара ярышлары уза. Безнең ил җыелмасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов һәм Сахалин өлкәләреннән, Кырым Республикасыннан һәм Татарстаннан конкурсантлар, эксперт-остазлар, Россия Мәгариф министрлыгы һәм һөнәри белем бирү институты вәкилләре.
Конкурсантлар башка дәүләтләрдән катнашучылар белән бергә үзләренең һөнәри дәрәҗәләрен һәм осталыкларын күрсәтәчәкләр. Безнең республикадан ике катнашучы - Егор Журавлёв «Структуризацияләнгән кабель системалары» компетенциясендә һәм Анастасия Иванова «Флористика» компетенциясендә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кытай Халык Республикасы коллегалары Россиядә үткәрелә торган һөнәри осталык чемпионнарында актив катнашалар. Узган елның ноябрендә «Профессионаллар» Чемпионаты финалында конкурсантлар халыкара беренчелектә ярыштылар, ә делегатлар эшлекле программада катнашты.