Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә КФУ ИФиМК директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
Билингваль белем бирү тирәлегендә педагог булырга карар кылган абитуриентлар өчен республика бюджет урыннары бирә, әмма алар өчен максатчан килешү кирәк.
«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» программасы кысаларында әзерлек юнәлешләре исемлеге киңәйтелгән. Инде гамәлдә булган "Реклама дзайны"на "Event-дизайн", "Sound-дизайн" һәм "этнодизайн һәм мода өлкәсендә бренд-коммуникация" өстәлгән.
«Реклама» һәм «Нәшрият эше» программалары ТР Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла, һәм алар буенча бюджет урыннары шулай ук грантлар нигезендә бирелә. Узган ел грантлар ярдәмендә 20 бюджет урыны ачылган.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды. Быел институт 48 укыту программасын ача: 30 бакалавриат һәм 18 магистратура программасы буенча. Быел бюджет урыннары саны арткан.