Бу хакта КФУ ректоры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Сафин сүзләренчә, 1 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр студентларны белем бирү программалары буенча мөстәкыйль эш формасында теоретик укыту көтә. 18 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр ике атна каникул каралган.
Беренче семестр буенча укыту тулы күләмдә 1 ноябрьдә башланачак. 2025 елның 10 февраленнән - беренче семестрдан соң сессия. 3 марттан 9 мартка кадәр каникуллар . Ә 10 мартта икенче семестр старт ала.
Ул студентлар Универсиада авылында булмаган вакытта биналарда ремонт ясалачагын билгеләп үтте.