«Игелекле Казан» коворкингында менталь кимчелекләре булган балалар өчен беренче җәйге смена старт алды. Анда 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге 15 бала катнашты.
Программа балаларның көнкүреш күнекмәләрен үзләштерүне, иҗади түгәрәкләрне, кулинар осталыкны үз эченә ала. Белгечләр нейрокоррекция һәм адаптив айкидо, логоритмика һәм коммуникатив уеннар буенча дәресләр үткәрәчәк.
Балаларны ике тапкыр ашату каралган.
Мондый сменаларны Казанның башка инклюзив үзәкләрендә дә үткәрү планлаштырыла. "Игелекле Казан"да киләсе смена 8 июльдә башлана. Кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефон буенча бирергә мөмкин: (843)558-74-18.