Татарстан югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бирелде

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

Ул аныклап узганча, бюджет урыннары күләмнәре һәм структурасы төбәкләрнең кадрлар ихтыяҗларын фаразлаудан чыгып формалаша.

Һадиуллин сүзләренчә, бюджет урыннарының 70%ка якынын Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ алган.

Кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды. 41 югары уку йорты абитуриентлар кабул итә, шул исәптән 28 дәүләт югары уку йорты.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International