Татарстанда оборона предприятиеләре өчен "Арсенал" программасы эшли башлады

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда "Арсенал" программасы эшли башлады. Ул "оборона" юнәлешләренә керергә планлаштырган абитуриентлар өчен билгеләнгән. Бу хакта Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры Юрий Казаков ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Казаков университетта "уникаль программалар - Россиядә бердәнбер", дип өстәде. Мәсәлән, быел магистрантлар өчен полиолефиннар җитештерү һәм эшкәртү белгечлеге ачылачак.

Моннан тыш, югары уку йортында "Россия - Кытай" икеләтә ( двойные) дипломнар программасы эшли. "Быел ике төркем җыябыз - химиклар-технологлар һәм механиклар. Студентлар ике ел безнең университетта һәм ике ел Кытайда белем ала. Студентларның стипендиясе 50 мең сумга якын», - дип билгеләп үтте КНИТУ ректоры.

Аның сүзләренчә, быел университет максатчан рәвештә бакалавриат һәм специалитет буенча абитуриентларны кабул итүне 261 урынга киметкән. Шул ук вакытта магистратурада урыннар саны 40 ка арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International