20 нче гимназия фасадында Александр Пушкин сурәте төшерелгән мурал барлыкка килде

2024 елның 28 июне, җомга

Казанның Мәскәү районында 20 нче гимназия фасадында бөек рус шагыйре Александр Пушкин сурәте төшерелгән мурал барлыкка килде. Иллюстрацияне язучының тууына 225 ел тулу хөрмәтенә ясадылар. Сурәтнең мәйданы 70 кв. метр тәшкил иткән, ул дүрт катлы бина биеклегенә диярлек урнашкан. Мурал заманча стильдә эшләнгән. Рәсемне татар һәм рус орнаментлары белән бизәделәр.

Инициативаны "ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан эшмәкәрләр берлеге һәм шәһәр Думасы депутаты Михаил Кузнецов хуплады, дип хәбәр итә шәһәр мәгариф идарәсе.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International