Татарстанда районнарда урнашкан сигез мәктәп һәм балалар бакчасын капиталь ремонтлауга 210,3 млн сумнан артык акча сарыф итәргә җыеналар. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Әсән-Елга авылы балалар бакчасы бинасын тәртипкә китерү өчен 81 млн сумнан артык акча тотылачак. Алабуга шәһәрендә 2 нче лицейга капиталь ремонт ясау чыгымнары 59,8 млн сумнан артык, Алабуганың Советлар Союзы Маршалы Леонид Говоров исемендәге 2 нче урта мәктәбен төзекләндерүгә - 35,5 млн сумга якын, Чирмешән районының Лашман урта мәктәбенә - 26,5 млн сумнан артык акча тотылачак. Югары Ослан районының Матюшино, Яр буе Морквашы һәм Шеланга урта мәктәпләрендә, Түбән Ослан һәм Введенско-Слободской төп мәктәпләрендә ремонт эшләре башкарылачак.
Моннан тыш, Алабуганың 2 нче һәм Шеланга мәктәбен тәртипкә китергәндә җиһазлар сатып алырга, территорияне төзекләндерергә, ә Әсән Елга авылы балалар бакчасына җиһазлар сатып алырга һәм территорияне төзекләндерергә кирәк булачак.
Гаризалар бирү 4 июльдә тәмамланачак, подрядчы 8 июльдә билгеләнәчәк. Башкаручы эшләрне агымдагы елның 1 декабренә төгәлләргә тиеш булачак