Балалары булган югары уку йортлары студентларына МРОТ дәрәҗәсендә стипендия бирергә мөмкиннәр

2024 елның 28 июне, җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган югары уку йортлары студентларына хезмәткә түләүнең минималь күләме дәрәҗәсендә стипендия билгеләргә тәкъдим иттеләр. Түләүне кабул иткән очракта "Гаилә" илкүләм проектына кертәчәкләр, дип хәбәр итә ТАСС Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән.

Ведомство проектның инициаторы , тиешле хат инде Россия Хезмәт министрлыгына җибәрелгән иде. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта Россиянең 452 югары уку йорты студентларга матди ярдәмне түли инде, укыган вакытта аларның балалары туган. 347 мәгариф оешмасында ялгыз аналарга һәм әтиләргә матди ярдәм күрсәтелә.

Яңа илкүләм проект Россиядә киләсе елның 1 гыйнварыннан эшләтеп җибәреләчәк. 2024 ел Президент Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International