Анастасия Князева имтиханнарга ничек әзерләнүе һәм ничек югары нәтиҗәләргә ирешүе турында сөйләде. Әлмәтнең 20 нче мәктәбен тәмамлаучы кыз рус һәм инглиз телләре, шулай ук әдәбият буенча БДИда йөзәр балл алды.
Шул ук вакытта ул БДИ нәтиҗәләре аның өчен көтелмәгән булуын әйтте.
Өч фәннән 100 әр балл җыйган кыз "Мәдәни аралашу теориясе һәм практикасы" юнәлеше буенча югары белем алырга планлаштыра.