Владимир Путин чыгарылыш укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлады

2024 елның 28 июне, җомга

28-29 июньдә Россия мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уза. Россия Президенты Владимир Путин үзенең видеомөрәҗәгатендә укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады.

"Сезнең өчен бу үзенчәлекле, бик дулкынландыргыч көн. Тормышның өр-яңа, мөстәкыйль этабы башлана, анда сез барлык төп карарларны үзегез кабул итәчәксез. Мәктәп белән саубуллашканда, без үз укытучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Беренче көннәрдән үк алар янәшә булды, сезнең өчен туганнардай борчылдылар, авыр вакытта ярдәм иттеләр, үз-үзегезгә ышанырга ярдәм иттеләр ", - диде Владимир Путин.

"Иң мөһиме – үзеңнен хыялыңны тормышка ашыру, күңелгә ятышлы эш табу. Ул вакытта иң катлаулы мәсьәләләр дә җиңел хәл ителәчәк, ә сезнең уңышлар башкаларны да илһамландырачак ", - диде Владимир Путин.

Россия Президенты искәрткәнчә, һәр кеше өчен төп таяныч - гаилә. Ул билгеләп үткәнчә, чыгарылыш укучылары гаилә традицияләрен дәвам итәчәк, бергә матур киләчәк төзи алачак.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International