Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның 2024 елгы чыгарылыш укучылары котлавы

2024 елның 28 июне, җомга

Бүген сез мәктәп белән саубуллашасыз һәм тормышыгызда яңа сәхифә ачасыз. Сезнең алдыгызда - бөтен юллар. Сезгә күңелгә ятышлы һөнәр сайларга, яңа белем һәм күнекмәләр алырга, үз хыялларыгызны тормышка ашырырга туры киләчәк.

Бүген 664 мең бала 11 сыйныфны тәмамлап, мәктәп белән саубуллаштылар. Ышанам,барысы да сез теләгәнчә чыгачак. Укытучыларыгыз сезнең алда барысы да уңышлы булсын өчен барысын да эшләде, бар белемнәрен, зирәклекләрен һәм тәҗрибәләрен бирделәр. Хәзер эш сезнең кулда!

Укыгыз, иҗат итегез, камилләшегез! Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгез, үз сәләтләрегезне үстерегез, максатчан булыгыз һәм ышанычлы төстә алга атлагыз. Сезгә чын профессионаллар булырга кирәк, сезнең кулыгызда - илебезнең киләчәге!

Кадерле дуслар! Сезне мәктәпне тәмамлау белән котлыйм һәм һәркайсыгызга зур уңышлар телим!

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International