Сергей Кравцов 5-9 нчы сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслекләре тышлыгы макетларын тәкъдим итте

2024 елның 28 июне, җомга

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов XII Петербург халыкара юридик форумы кысаларында "Җәмгыять белеме буенча яңа программада хокукый аспектлар" дискуссия сессиясендә чыгыш ясады. Ул 5-9 нчы сыйныфлар тарихы һәм 9 нчы сыйныф өчен җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләр әзерләү турында сөйләде, шулай ук аларның тышлыклары макетларын тәкъдим итте.

Бишенче сыйныф өчен гомуми тарих буенча бер дәреслек каралган. Алга таба алтынчы-тугызынчы сыйныфлар өчен икешәр: гомумтарих һәм Россия тарихы буенча. Тышлыкларда Россиянең бөек рәссамнарының әһәмиятле полотнолары, шулай ук скульптура һәм архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән. В.М. Васнецовның «Баһадирлар» картинасы алтынчы сыйныф өчен дәреслектә урнаштырылган, ә В.А. Серовның «Петр I» картинасы һәм Кышкы сарай бинасы сигезенче сыйныф укучылары өчен дәреслектә.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары тәкъдиме буенча төп мәктәптә илебез тарихын өйрәнүгә сәгатьләр санын арттыру турында карар кабул ителде. Ул бер ярым тапкыр арттырылган. Үзгәрешләр нигезендә җәмгыять белеме 9 нчы сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр өйрәнеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International