Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның 2024 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына котлавы

2024 елның 28 июне, җомга

Кадерле укучылары, күптән көтелгән вакыт, мәктәпне тәмамлау вакыты килеп җитте. Сезнең , педагогларның һәм ата-аналарның уртак хезмәте 11 ел буена дәвам итте. Бу җиңел юл түгел. Ләкин без аны сезнең белән лаеклы үттек. Сез кулдагы аттестат - сезнең белемегезне, хезмәт сөючәнлегегезне, түземлегегезне, коллективта яши белүегезне, һөнәри белем алырга әзер булуыгызны раслый.

Мөгаллимнәребезгә чын күңелемнән рәхмәт әйтәм, алар һәрберегез өчен тырыштылар, сезнең белән бергә уңышсызлыклар кичерделәр һәм һәр уңышларыгызга сөенделәр. Хөрмәтле коллегалар, сезгә ихлас күңелдән рухи көч һәм иминлек телим. Сезнең һөнәрегез бары тик ләззәт һәм илһам бирсен. Кадерле әти-әниләр, нәкъ менә сезнең мәхәббәтегез һәм сабырлыгыгыз балаларны рухландырды, сезнең ышанычлы җилкәгез аларга уңышсызлыклар вакытында ярдәм итте, көч һәм ышаныч бирде. Балаларыбызны тәрбияләүдә һәм укытуда күпьеллык хезмәттәшлек итүегез өчен чын күңелдән рәхмәт!

Кадерле укучылар, сезгә үзегез теләгән уку йортларына кереп, үзегез өчен кызыклы, файдалы һөнәр үзләштерүегезне телим! Исегездә тотыгыз: тормышта барысы да беренче тапкырдан килеп чыкмаска мөмкин, беркайчан да өметсезләнмәгез, рухыгызны төшмәгез һәм һәрвакыт максатыгызга таба алга барырга тырышыгыз.

Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Хәерле юллар!

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International