Татарстанның судентлар отрядлары 3 меңнән артык кешене эшкә өйрәткән

2024 елның 28 июне, җомга

Татарстанда Россия студентлар отрядларында катнашучыларны эшче белгечлекләре буенча һөнәри укытуның язгы этабы узды. Анда 3 меңнән артык кеше укыды.

“ 2 500 студент 60 һөнәр буенча өстәмә белгечлек алды. Тагын 600 кеше "Вожатый" һәм "Пассажир вагоны проводнигы" белгечлекләре буенча укыды, - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Яшьләрне барыннан да бигрәк электромонтер, электромонтажчы, эретеп ябыштыручы, слесарь, ПО станоклар операторы, тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларын көйләүче, официант, пешекче, бетончы, арматурщик, официант һәм вожатыйлар һөнәре кызыксындыра.

Татарстан программаны гамәлгә ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе: 2021 елдан башлап республикада 6 913 кеше белем алды.

Быел Татарстанда Бөтенроссия, төбәкара һәм республика дәрәҗәсендәге 10 хезмәт проекты эшли башлаячак. Эшләргә РФнең 30 субъектыннан, Беларуссиядән һәм Кыргызстаннан 4,2 меңнән артык кеше киләчәк.


 

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International